День Матери

Декабрь 1, 2025 Просмотров: 259
Ана яши җирдә бала өчен, 
Гомер буе булып терәге. 
Аккан суга, янган утка керә, 
Бала өчен тибә йөрәге. 
Әнием иң назлы, яратучы, игелекле, бөтен дөньяда бердәнбер !  Балалар бакчасында Әниләр көненә бәйрәм үтте, аның төп максаты -мәктәпкәчә яшьтәге балаларда анага карата ярату һәм хөрмәт тәрбиәләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Нәкъ менә шуңа күрә "Гөлбакча" балалар бакчасында Әниләр көненә бөтен бала да ныклап әзерләнделәр. Балалар үз куллары белән әниләренә бүләк әзерләделәр. Алар яраткан әниләрен  күңелгә үтеп керерлек шигырьләре белән котладылар, назлы һәм игелекле җырлар җырладылар, күңелле биюләр башкардылар. 
  Ә әниләр яраткан кызларына һәм улларына төрле шатлык конкурсларында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән барлык әниләр дә яктылык, мәхәббәт, бәхет һәм наз яктысы белән балкып тордылар